2 комментария к записи “«Менә бит ничек килеп чыга ул..»”

  1. Менэ без президент белэн очрашу залында. Мин ничектер иптэшлэремнэн аерылып, ялгызым делегатлар «дингезендэ» йозэргэ мэжбур булып калдым, хэм шул агымга буйсынып, салмак кына каядыр юнэлэм. Кинэт безне кемнэрдер (ярыйсы яшь кешелэр)туктата(тупас кына формада). Агым туктый. Мин нэк бу бэндэлэр янэшэсендэ торып калам. Вакыты белэн алар безне (хэрхэлдэ мине)шул ук тупаслык курсэтеп, тагын эчкэрэк этэлэр… Без басып торган урыннан якын гына сэхнэ. Анда матур концерт бара. Сул якта, шулай ук якында гына, шул егетлэр уравында президент ара-тирэ «халык» белэн аралаша. Аннан шул «халык» вэкиллэренен «президент булэге» кутэреп чыкканы куренэ… Бераздан хэл тигезлэшэ, шома егетлэр очен агрессия сизелми. Хэм алар уз-ара нидер сойлэнгэлэп тэ ала: «… хэр делегациядэн ике кеше билгелэнгэн президент белэн очрашырга…»
    Мин шунда уйлап куйдым: нишлэп бу эш шулай уз коенэ куелган, алдан кеше тэгаенлэп булмас идемени?!… Менэ, мэсэлэн, узлэре ук ишеттергэн Айрат Гтниятуллин, матур татар кулмэге кигэн, шулай ук куптэнге иптэшебез Зохрэ Кинжэбаева… Мин караштыра башладым, имеш, куренмэслэр микэн…

  2. Кая инде!…
    Хэм бераздан яшь чырайлы «достоин», шатлыгыннан авызы колагына житкэн бэндэ, президент торган тирэдэн теге «егетлэр» торган тошкэ очып килеп керде. Шатлыгын кая куяргэ белми… Ике яшь егетне кочаклый, берэм-берэм дэ, бергэлэп тэ… Карасам, пэрэмэч, бу бит безнен егетебез, Уфа делегаты, «татар яшьлэре житэкчесе» Комил Сиражетдинов»… Тик, Комил кочаклаган егетлэрнен генэ кайдан икэненэ тошенэ алмадым. Эллэ алар да президентны саклау командасыннан, эллэ бары да шул ук бер кумандадан…

Оставить комментарий