4 комментария к записи “Кемне татар конгрессы рәисе итеп сайлар идегез?”

  1. Almaz:

    Башкортостан: Кадерле Имаметдинов
    Татарстан: Данис Сафаргали

  2. Бөтендөнья Татар Конгрессы делегатларына мөрәҗәгать.

    Дөньяда тарихи гаделсезлекләргә дучар ителгән халыклар, дәүләтләр булган. XX гасырда андый халыклар, дәүләтләренең күпчелеге башка дәүләтләрнең тискәре йогынтысыннан котылып, бәйсез дәүләтләр булып яши башладылар. Озак еллар бәйсезлек өчен көрәшкән Фәләстин халкы да ниһаят бәйсезлек алды, без аларны зур тарихи җиңүләре белән котлыйбыз! ИншАллаһ, без татарлар да азат булырбыз!
    Каталония, Ирландия, Квебек халыклары да референдум үткәреп үз теләкләренә ирешерләр. Америка континентының төп җирле халкы (индеецлар) Америка гражданлыгыннан баш тартып, үзләренең тарихи җирләрен кире кайтаруны таләп итәләр, үзләренең бәйсез дәүләтләрен төзүне максат итеп куялар.
    Инде хәзер ”халыклар төрмәсе” — дигән яманаты чыккан Рәсәй империясенә тукталыйк. 1552 елны Явыз Иван башкисәрләре, үтерергә, көчләргә, әби – бабаларыбызның җәннәтәгедәй җирләрен басып алырга килгәнче, татар халкы һәм урыс халкы сан буенча 5 әр миллион булган. Бүгенгесе көндә безнең татар халкы шул ук 5 миллион чамасы, ә урыс халкы 100 миллионан артып киткән. Сәбәпләренә килгәндә, коллыкта, хокуксыз, гаделсез шартларда яшәвенең нәтиҗәсе бу. Икенче төрле итеп әйткәндә 460 елга сузылган геноцид нәтиҗәсе.
    Бүгенгесе көндә дә яшәешебез бердә мактанырлык түгел. Республикабызга, уку – укыту системасына басым елдан – ел көчәя бара. Хәтта тиран Сталин заманнарында да уку – укыту системасында татарча укытуларга чикләүләр кертелмәде. Динебезгә, мөселманнарга һөҗүмнәрне, террорчылыкта, экстремизмда гаепләп йөзләгән яшь мөселманнарны бер гаепсезгә себергә төрмәләргә озатуларны да геноцидның дәвамы диеп кенә атарга була.
    Безнең халык халыклар төрмәсенә үз теләге белән кермәде, җирләребез вәхшиләрчә басып алынды, халкыбызның яшәеше тоташ мәхшәргә әйләнде. Гомумән озын сүзнең кыскасы шул, әгәр дә без милләт булып, мөселманнар булып исән калырга телибез икән, безгә кичекмәстән үзебезнең тарихи гаделсезлекләр заманында югалткан дәүләтчелегебезне торгызып, бәйсез дәүләт булып яшәргә кирәк.
    Бөтендөнья Татар Конгрессы делегатлары, безгә инде референдум үткәреп торасы юк. 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум үз көчендә. Татарстан халкының 64,1%ы без халыкара хохук субъекты булырга риза диеп тавыш бирде. Без татарлар, берничә миллион халыкның ышанычын акларга тиешбез!
    Татар дәүләт тоткан бөек халык, бәйсез дәүләттә яшәргә аның тулы хохукы бар, XXI гасырда кешелек җәмгыяте коллыктан тулысынча азат булыр иншАллаһ!
    Безне аптыратканы шул, ни өчен Татар Конгрессында милли хәрәкәт вәкилләре юк диярлек, әллә делегатларга квотаны Мәскәү кремеле бирәме?
    Ошбу мөрәҗәгать Чаллы шәһәренең гомумшәһр җыелышында 3 нче декабрдә 2012 елда укылды һәм бертавыштан хупланды.

    Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы шәһәре бүлеге рәисе — Рәфис Кашапов.
    ТИҮнең Чаллы шәһәре бүлеге активисты — Гамил Камалетдинов.

  3. Ринат, Туймазыдан:

    Барысы да БТК рәисе булырга лаеклы кешеләр кебек инде. Тик мин, Башкортстан татары буларак, безнең ихтыйаҗларга да игътибар итерлегерәк кеше булуын теләр идем. Шуңа күрә, бу урынны, Башкортстан ТИҮ енең рәисе Кадерле Имаметдиновка бирсәк яхшырак булыр.

  4. Гөлнара:

    Мин дә Данис Сафаргалины сайлыйм. Безнең халкыбыз өчен ул бик күп яхшылык эшләде. Шуның өчен бик зур рәхмәт аңа.

Оставить комментарий