6 комментариев к записи “Первый чемпион России по боксу, оказывается тоже был из татар.”

  1. Вот так и бьемся за чужие флаги…потом лишь слышим русский спорт русское оружие русское искусство…

    • Ильдар:

      Мой родственник по линии матери Фаткулин Камиль был в конце 70-х-начале 80-х чемпионом мира по классической(греко-римской) борьбе. Ташкентец.Род наш по этой линии(отец моей матери) из села Бузатово Стерлибашевского района Башкортостана.

  2. Зиннур:

    Алимов турында Кара малай дигән китап һәм башка күп кенә материаллар бар. Анда бу шәхес турында гына түгел, ә инкыйлабка кадәрге Мәскәү турында да кызыклы мәгълүматлар китерелә, андагы татар тормышы турында да. Әле инкыйлабка кадәр дә, Замоскворечье шактый өлештә, — татар бистәсе булган, анда татарлар мәхәлләләр булып яшәгәннәр. Масленицага Мәскәүнең татар һәм руслары Мәскәү елгасында йодрык сугышы үткәргәннәр. Моны рус байлары да, татар байлары да финанслаган, шул исәптән атаклы Асадуллаев та төп химаячы һәм оештыручыларның берсе булган.
    Сугыш дигән ул әйбер, бу очракта, — спорт ярышы булган, анда ниндидер травмалар, имгәнүләр, җәрәхәтләнүләр булмаган, үзара дошманлашу турында — әйтәсе дә юк. Бозга нык итеп киенеп, тун, киез итекләр, колакчыны төшерелгән бүрекләр киеп чыкканнар, кулга калын тиреле бияләй кияргә генә рөхсәт ителгән. Анда катнашучы өчен, ул сугыш ул боз өстендә егылганчы гына барган, чөнки ярышның шарты буенча, каршы якны йодрык белән сугып аягыннан егарга кирәк булган. Старт биргәч, ярның ике ягыннан ике такым (команда) бер-беренә ташланганнар, бер-берсен бияләйле куллары белән туннары аша дөмбәсли башлаганнар. Аегында басып тора алмаганы – орыштан шундук чыгарылган, моны махсус һәйәт (комиссия) тикшереп торган. Иң азакка ике кеше кала торган булган, һәм дә ел саен: берсе Кара малай, ә икенчесе урысларның бер атаклы көрәшчесе, ул поп булган. Иң соңыннан шулар икесе яртышар сәгать үзара орышканнар. Кара малай сугып ега торган булган гадәттә. Җиңүчегә призлар биргәннәр, бар катнашучыларны да бүләкләгәннәр, сыйлар оештырганнар. Тамашачы булып бар Мәскәү килә торган булган, кем җиңеп чыгасына ставкалар куя торган булганнар. Бу тамаша беткәч, массакүләм күңел ачулар башланган, масленицаны бергәләп бәйрәм иткәннәр.
    Кара малай Мәскәүнең күп атаклы кешеләре белән таныш, дус булган. Бервакыт ул Маяковскийны хулиганнардан аралап алып калган. Бу шагыйрьгә бәйләнгән алты-җиде урам шпанасын бәргечләп, төрлесен төрле якка алып ыргыткач, Маяковский Кара малайның якын дустына әйләнгән.

  3. Алмаз Уфа:

    Рәхмәт җегетләр бик кызык.

  4. Кара-Малай не был 1 чемпионом России ,он был 1 чемпионом Москвы ,а на России он стал 2 проиграл в финале !

  5. Олег Саитов первый в России ,кто завоевал 2 золота и бронзу,получил кубок Вела Баркера как самый лучший боксер олимпийских игр ! До него был Борис Лагутин — ТОЛЬКО в СССР.

Оставить комментарий